Көй-моң һәм шигърият аһәңдәшлеге (6+)
7
Февраль 2022
Дүшәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсендә «Созвучие» төркеме белән музыкаль-шигъри очрашу үтте. Программада музыкантлар Лариса һәм Андрей Даниловлар башкаруында моңлы көйләр, заманча шигърият һәм музыканың нечкә лирикасы үрелеп барды. Кичә дәвамында Вячеслав Крапивин, Равил Әхмәтҗанов, Роза Гобәйдуллина, Галина Баглаевалар гаҗәеп шигырьләр сөйләде. Кичә җылы һәм күтәренке аралашу рухында үтте, һәркем яхшы кәеф һәм рухи азык алды, беркем дә битараф калмады. |